Яңа салым системасы: тикшермәскә, ышанырга!

Киләсе елның беренче көненнән Мәскәү, Татарстан, Калуга һәм Мәскәү өлкәләрендә, сынау рәвешендә, үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы кертелә. Ул профессиональ керем өчен салым дип атала.

Яңа законны кабул итәр алдыннан әлеге төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да үзмәшгульлеләр белән очрашулар үтте, алар хөкүмәт җитәкчелегенә үзләренең теләкләрен, шик һәм борчуларын җиткерде.

Иң түбән салым ставкасы

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та «ШК»га биргән әңгәмәсендә бизнес белән хакимият арасында диалоглар алып барылуын, закон нигезенә үзмәшгульлеләрнең теләкләре искә алынуын билгеләп үтте.

– Алар дәүләт белән минималь контакт, ягъни салым органнарына барулардан, бюрократия процедураларыннан азат ителүне һәм салымның аз күләмдә булуын сорады. «Минем салым» дигән махсус мобиль кушымта эшләнде. Аны смартфоннарга күчереп алырга һәм шуның аша гына теркәлергә мөмкин булачак. Моның өчен салым органнарына барасы да юк, диванда утырган килеш, берничә кнопкага басу да җитә. Касса аппараты да булдырырга кирәкми. Кушымтадагы программа салым түләүләренең күләмен үзе билгели һәм айның 25нче көнендә аны исәп хисабыннан үзе ала да. Физик затларга салым ставкасы керемнең 4 проценты булса, юридик затлар өчен 6 процентны тәшкил итә. Күргәнегезчә, салым ставкасы бик түбән. 13 процент салым түләп, декларация тапшыруга караганда, бу күпкә җайлырак. Әгәр дә син аена 25 мең сум керем алгансың икән, шуның 4 проценты 1 мең сум була. Әлеге категориядәге салым түләүчеләргә салымның 250 сумы чигерелә, ягъни кире түләнелә. Шул мең сумнан әлеге 250 сумны алабыз да 750 сум кала. Аена 25 мең сум керем алган кеше 750 сум салым түләргә тиеш булып чыга. Әлеге акчаның 65 проценты – республика бюджетына, калган 35 проценты мәҗбүри медицина иминияте фондына китә, – ди Айрат Фәррахов.

Профессиональ керем өчен салым кертелүнең төп максаты – эшлекле активлыкны арттыру. Бүгенге көндә илдә 70 миллион эшкә яраклы кеше яши, аның 20-25 миллионы икътисади тормышта актив катнашмый, алар бернинди салым да, иминият кертемен дә түләми. Шул ук вакытта ниндидер керемгә дә яшиләр. 25 миллион аз сан түгел, димәк, аларга эшләрен легальләштереп, «чиста кыр»да эшләргә механизмнар булдырырга кирәк.

– Яңа закон үзмәшгульлеләрне күләгәдән чыгарып, аларга үз бизнесларын ачарга стимул булдыруны күз уңында тота. Банктан кредит, ипотека алу хокукың барлыкка килә, бу керемне кайдан алдың дигән сорауга курыкмыйча җавап бирә аласың. Андый сораулар исә бүген булмаса, иртәгә туарга мөмкин. Берәр проблемаң барлыкка килеп, полициягә мөрәҗәгать итә аласың һәм сине дәүләт тә яклый. Әгәр дә күләгәдә каласың икән, синең андый хокукың да юк дигән сүз, чөнки законга каршы эшлисең. Теркәлгәндә, синнән, әлегә кадәр ничек акча эшләдең, дип сораучы да булмаячак. Моңа өстәп, салым түләп, үзеңнең киләчәгеңне дә кайгыртасың дигән сүз. Социаль пенсия һәм медицина иминияте дә гарантияләнә, – ди ул.

– Киләсе елдан күпме кеше рәсми рәвештә теркәлер икән, нинди фаразлар көтелә? – дип сорадык без Айрат Фәрраховтан.
– Максат – киләсе елга бөтен кешене дә теркәтеп, казнага зур акчалар китерү түгел, ә дәүләт белән бизнес вәкилләре арасында ышаныч булдыру. Экспертларның фаразлары буенча, беренче елда 10 000 кеше үзмәшгульле булып теркәлсә дә, әйбәт булачак, – ди депутат.
Законның шартларына килгәндә, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең кереме елга 2,4 млн (бер айга 200 мең сум) сумнан артмаска тиеш һәм аларның ялланган хезмәткәрләре булмау шарт. Ул шулай ук акцизлы товарлар сату, файдалы казылмалар табу һәм сату белән шөгыльләнүчеләргә, товарны алып сатучыларга, нотариус, адвокатларга кагылмый.
Профессиональ керем өчен салым түләтү турындагы закон, күпмедер күләмдә, гади гражданнарга да кагыла. Няня һәм репетитор яки медицина хезмәтләреннән кулланучылар хәзер шактый. Аларга акчаны рәсми рәвештә банк картасы аша күчерсәң, электрон чек ярдәмендә синең салымнан акча кайтару мөмкинлеге туа.

«Без – риза!»

Балалар хендмейд-товарлар маркетын оештыручы Юлия Райнвайн – яңа салым законы турында фикер алышуларның башында торган кешеләрнең берсе.
– Хөкүмәт вәкилләренең үзмәшгульләр белән очрашулары вакытында тест төркеме булдырылды, анда мин дә бар идем. Тәҗрибә өчен бу яңа системаны үземдә сынап карарга ниятлим. Алга таба үсү, үземнең тәҗрибәмне башкаларга җиткерәсе килү теләге бар. Аннары үзең эшләп карамаган килеш, фикер дә йөртеп булмый бит. Алга таба исә күз күрер. Шул ук вакытта яңа закон тыныч күңел белән эшләргә мөмкинчелек бирәчәк, – ди ул.
Өйдә зефирлар ясаучы Лиана Пахарева да киләсе елдан үзенең статусын үзгәртергә булган. Рәсми рәвештә теркәлеп эшләргә ниятләвенең сәбәбе – әлеге дә баягы – тыныч күңел белән эшләү.
– Яңа клиентлар барлыкка килүгә, бу минем зефирларымны тикшерер өчен генә юри сатып алмыймы икән дип борчыла башлый идем. Аннары дүрт процент салым ул әллә ни күп тә түгел кебек. Әгәр дә керемнәрең булмаса, ул айда бер тиен дә түләмисең дип ышандырдылар. Заказлар төрлечә булырга мөмкин бит, кайбер айларда керем бик аз килә, – ди ул.

«Мин әле дә шикләнәм»

Ә менә өендә чәк-чәк пешереп сатучы Гөлия Саттарова әлегә тәгаен фикергә килмәгән.
– Рәсми рәвештә теркәлеп эшләү турында элек тә уйлый идем, әмма аш-су тирәсендә эшләүче танышым, тикшерүчеләр килеп аптыратып бетерә, башың ике булса, теркәлмә дип әйтеп торгач, бу уемнан кире кайттым. Үзмәшгульлеләргә салым түләтү турындагы закон чыгачак дигән көннән бирле, бу турыда еш уйлана башладым. Теркәләм дип тәвәккәллисе дә идем, әмма интернетта, Роспотребнадзор өйдә ризыклар пешерүгә кискен каршы, дигән хәбәргә юлыктым. Хәзер инде яңа законның минем ише ризык пешерүчеләргә кагыламы-юкмы икәнен әйтә дә алмыйм, – ди ул.
Әңгәмә барышында Айрат Фәрраховтан Гөлияне борчыган сорауларга ачыклык кертүне үтендек.
– Яңа закон буенча, бу төр категория кешеләр салым түләргә тиеш. Шул ук вакытта ул әлегә аерым эшчәнлек өлкәләрен билгеләми. Алга таба бурычыбыз – һәр өлкәнең эшчәнлек төрләрен өйрәнү. Әлеге сорау таксистларга да, медицина хезмәтләрен күрсәтүчеләргә, аерым алганда массажчыларга да кагыла. Бу өлкәләрдә дә ачыклыйсы мәсьәләләр әле шактый. Медицина законына да үзгәрешләр кертәсе була. Яңа закон барлыкка килде дә, бөтен сорауларга җавап табылды дигән сүз түгел, – ди ул.

Гөлиянең, бүген салымны 4 процент дип әйтерләр дә, киләсе елдан ул 10 процентка күтәрелер, дигән шиге дә юк түгел.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, бу шик-шөбһәләр урынсыз. Законга ун ел буе бернинди үзгәрешләр дә кертелмәячәк, дип ышандырды ул. Моңа өстәп, Айрат Фәррахов беренче елда үзмәшгульлеләр өчен штрафлар каралмавын да әйтте.
Үзмәшгульле булып теркәлеп, күпмедер вакыттан соң бу эш белән шөгыльләнмәсәң, системадан чыгу өчен салым органнарына барып йөрергә кирәкме дигән сорау да еш бирелә. Депутат әйтүенчә, теркәлү дә, аннан чыгу да җайлы һәм тиз, беркая да барырга кирәкми.

«Безгә дә салым түлисе буламы?»

Яңа салым системасы турында ишетеп, редакциягә, яңа салым системасы турындагы закон җиләк һәм гөмбә җыеп сатучыларга да кагыламы, дип шалтыратучылар булды. Авыл кешеләре, үз бакчаңда үстергән яшелчәләрне сатсаң да, салым түләтәчәкләрме, дигән борчуларын да җиткерде.
– Яңа закон әлеге категория кешеләргә кагылмый. Бакчасындагы яшелчәне сатучыларга гына түгел, шәхси хуҗалыкларында җитештергән сөт-каймакларны сатучылар да салым түләми. Бу безнең авыл хуҗалыгы республикасы өчен бигрәк тә мөһим, чөнки безнең алда терлекчелек белән үсемлекчелекне ничек тә үстерү бурычы тора. Үзеннән арткан авыл хуҗалыгы продуктын сатучылар бернинди дә салым түләми, әмма аларның ялланган эшчеләре булмаска тиеш, шулай ук җир мәйданнары да законда каралганнан артык булмасын, – диде Айрат Фәррахов.

Борчымаска!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе белән уртак коллегиясендә, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче татарстанлылар, рәсмиләштерү процедурасыннан соң, күзәтчелек органнарының артык игътибарын тоярга тиеш түгел, дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, салым органнары мәгълүматларны гына терки, ә кешеләр белән төп эш республика хакимияте җилкәсенә төшә.
– Муниципалитетлардан башка без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Роспотребнадзор һәр көнне килеп, ничек торт ясаганны карыймы? Әгәр шикаять булса, киләләр, карыйлар. Ә болай нигә кешеләрне борчырга? Моңа бик сак карарга кирәк. Эшләрен рәсмиләштергәч, үзмәшгульләр үзләре дә эшчәнлекләрендә хокук бозу булмасын өчен тырышачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фото: Татар-информ
Автор материала: Дилбәр Гарифуллина
Источник: http://shahrikazan.ru